Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлкән яшьтәге Алабуга районы авыл кешеләренә — махсус машина

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга районы авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру үткәрү өчен район Үзәк хастаханәсе сырхауханәсенә алып килү дәвам итә.

Әлеге проект инде районда 2019 елның сентябреннән бирле гамәлгә ашырыла. 
Без дә белгечләрнең халыкны ничек кабул итүен күреп кайттык. Авыл җирлегендә яшәгән әби-бабайларны «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең махсус автомобилендә Алабуга үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенә, Морт участок хастаханәсенә, Костенеево амбулаториясенә алып киләләр. Шулай итеп, һәр өлкән яшьтәге кеше бернинди дә матди чыгымнар тотмыйча, тикшерү үтәргә мөмкин.

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре белән берлектә медицина тикшерүләрен үткәрү һәм китереп җиткерү план-графикларын бергәләп әзерли. Шулай ук медицина оешмаларына алып барырга кирәк булган өлкән яшьтәге гражданнарның исемлекләре төзелә.
Өлкән яшьтәге гражданнар сүзләренә караганда, бу бик уңайлы, машина эзләп шәһәргә чыгып китәргә яки башка җиргә барырга туры килми. Машина килеп ала, китереп куя, нинди көнне барачакларын алдан хәбәр итәләр.

− Безне авылдан поликлиникага алып килүләре бик уңайлы. Алып киләләр, кайтарып куялар. Биредә безне бөтен кабинетлар буенча озатып йөрүче шәфкать туташы каршы алды, − ди Дөм-Дөмдә яшәүче 79 яшьлек Людмила Рымач.

65 яшьлек Наилә Фазлыева да табиб-неврологка керү өчен чират җитүен көтеп утыра иде.
— Мине машина өйдән үк алып китте, хәтта җыенып беткәнемне дә көтеп тордылар. Бүген мин неврологны узам, үз чиратымны көтәм, − ди ул.

Әлеге проект кысаларында диспансерлаштыруны 2 мең 400дән артык кеше узган инде. Өлкән яшьтәге гражданнарга кирәкле барлык тикшерүләр үткәрәләр, шуннан соң аларга табиб-терапевт консультация бирә. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» программасы өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм гомер озынлыгын арттыруны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев