Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Партияләр урын бүлеште

Чәршәмбе "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газетасыы редакцияләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кысаларында сайлау алды агитациясе алып бару өчен басма мәйдан бүлү буенча жирәбә үткәрелде. Закон буенча, рәсми газеталар буларак, без басма мәйданны түләүсез бирәбез.

Жирәбәдә дүрт- Бердәм Россия, КПРФ, ЛДПР һәм "Хак эш" партияләре катнашты. Үзәк сайлау комитетында Дәүләт Думасына сайлауларда катнашучылар буларак теркәлгән тагын өч партия әгъзалары, алабугалыларны үз эшчәнлекләре белән таныштырып торуны кирәк санамаган күрәсең.

Сайлау алды агитациясе үткәрү вакыты, закон буенча, 6 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 3 декабрь, сайлау алды көне "тынылык көне" дип атала. Беренче сайлау алды язмалары "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газетасы битләрендә икенче атнада басыла башлаячак. Алда сайлау алды компаниясенең - яңа этабы. 10 ноябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләре төзеләчәк. Тиздән алабугалылар теркәү таныклыгын үз участокларында ала алачак.

Исегезгә төшерәбез, сайлаулар 4 декабрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250