Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үпкәләренең яртысы ковид белән зарарланган хатын игезәк кызлар тапкан

Әни кеше дә, кызлар да терелеп инде өйләренә чыкканнар.

Самара табиблары үпкәләренең яртысы коронавирус белән зарарланган йөкле хатынны коткарган. Әлеге хатын игезәк балалар көткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте, дип яза intertat.tatar. 

Хатын йөклелегенең соңгы срогы җиткәндә авырый башлый. Аны Серадвин исемендәге Самара өлкә хастаханәсенә китерәләр. 37 яшьлек хатында коронавирус булуы ачыклана. Аның үпкәләренең 50 проценты вирус белән зарарланган.

«Бу — гадәти очрак түгел иде. Игезәк балалар — ике кыз бер амниотик яссылыкта ята, бу үзе үк инде гадәти хәл түгел. Ләкин балалар яхшы үсә, алар белән бар да тәртиптә була», — дип сөйли өлкә хастаханәсенең инфекцион госпиталенең акушерлык-гинекология бүлеге җитәкчесе Гөлшат Миңнеголова. 

Шулай итеп, табиблар өч кеше гомерен саклап кала. Әни кешене гел күзәтеп торалар. Әгәр канда кислород микъдары кимесә, балаларга зыян килү ихтималы була.

Табиблар балаларның берсенең йөрәк тибеше ешайганын аңлап алуга ук, йөкле хатынга операция ясарга карар кылалар.

Кыз балалар вакытыннан алда дөньяга килә, шулай да алар икесе дә исән-сау туа. COVID-19 анализы тискәре нәтиҗә күрсәтә. Олы кыз — Камилә 1820 грамм авырлыкта, буе 43 см. Кече кыз Әминә 2030 грамм авырлыкта, буе 44 см була. 

Туганнан соң, нарасыйларны табиблар күзәтеп торган. Аларны җитлекмичә туган балалар бүлегенә салганнар. Бу вакытта әни кеше инфекцион госпитальдә дәвалана. Хәзер аларның барысын да өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев