Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Путин балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм турында законга кул куйды

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм итү чаралары турындагы закон эшләргә кушкан иде. Кичә ул шул законны имзалады.

1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган тулы булмаган гаиләләр төбәктә балалар өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык түләү алачак. Бу Россия буенча уртача 5,6 мең сум.
Шулай ук 12 атнага кадәр йөклелек буенча медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызлар ай саен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә пособие ала башлаячак.
1 сентябрьдән 8 яшькә кадәрге балаларны карау буенча больничный уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев