Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Путин вакцинацияне пандемиядән чыгу юлы дип атады

Татарстанлыларның төп өлешенә прививка киләсе елда ясалачак. 

Владимир Путин матбугат конференциясендә пандемиядән чыгуның төп юлы дип халыкны массакүләм вакцинацияләүне атады. 

Татарстанда кешеләрне вакцинацияләү башланды инде. Беренчеләрдән булып прививка медицина өлкәсе хезмәткәрләренә ясала. 

Алабугага короновируска каршы вакцинаның 20 дозасы кайтты. Бүгенге көнгә шәһәрнең 10 медигына прививка ясалган. 

Татарстанлыларның төп өлешенә прививка киләсе елда ясалачак. 

«Ел башыннан массакүләм вакцинация ясау мөмкин булачак. Бу мәсьәләләр каралуда, һәм тиешле документларга кул куелганнан соң, вакцинация башланачак», — дип билгеләп үтте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә препаратлар постклиник сынаулар уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев