Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рафаил Гыйльманов: "Сайлаулар барышында Татарстанда җәмәгать тәртибе бозылмады"

ТР полиция начальнигы билгеләп үткәнчә, сайлаулар көнендә шәхси состав тулысы белән хезмәт итүнең көчәйтелгән режимына күчерелгән.

Аның сүзләренә караганда, сайлаулар белән бәйле рәвештә, 12 сентябрь көнне 18.00дән башлап барлык сайлау участоклары тәүлек әйләнәсенә сак астына алынган. Бу максатларда эчке эшләр органнарының 1660 хезмәткәре, хосусый сак оешмаларының 410 вәкиле, үзирекле халык дружиналарының 241 әгъзасы җәлеп ителгән.

Аңа кадәр бу участоклар һәм алар янындагы территорияләр этләр һәм техник чаралар ярдәмендә тикшерелгән.

"Практик ярдәм күрсәтү максатыннан, җыелма отрядлар булдырылды. Алар составына 200ләп хокук сакчысы керде. Әлеге отрядлар эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең шәхси составы җитәрлек санда булмаган районнарга җибәрелде. Алар арасында Спас, Әлки, Теләче, Әтнә, Кама Тамагы, Аксубай районнары бар", - дип сөйләде Рафаил Гыйльманов.

Бүген җәмәгать тәртибен саклауга һәм тәэмин итүгә эчке эшләр органнарының 3982 хезмәткәр, Казан юридик институтыннан 150 тыңлаучы, хосусый сак оешмаларыннан 688 хезмәткәр, Үзирекле халык дружиналарының 849 әгъзасы, "Форпост"ның 95 хезмәткәре җәлеп ителгән. Рафаил Гыйльманов әйтүенчә, тәртип саклау һәм сайлау комиссиясенең нәтиҗәле эшенә ярдәм итү йөзеннән махсус булдырылган оператив штаб эшли. Тавышлар саналып, протоколлар төзелгәннән соң, полиция хезмәткәрләре барлык документларны территориаль сайлау комиссияләренә озата барачак.

"Без эшебезне уйланылган план буенча эшлибез. Әлегә җитди гадәттән тыш очраклары күзәтелмәде. Җәмәгать тәртибен саклау лаеклы дәрәҗәдә узар дип уйлыйм", - диде ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев