Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Раштуа алдыннан Татарстан храмнарын янгынга каршы куркынычсызлыкка тикшерделәр

Бәйрәм вакытында храмнар янында барлыгы 230 янгын саклау хезмәткәре кизү торачак.

Раштуа алдыннан Татарстан гыйбадәтханәләрнең янгынга каршы куркынычсызлыгын тикшерделәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Республика территориясендә бәйрәм чаралары Казан, Түбән Кама, Чаллы, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Алексеевск, Чүпрәле, Алабуга, Мамадыш, Әлмәт һәм Буа районнарында урнашкан 298 храмда планлаштырылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре руханилар һәм мәхәллә кешеләре белән янгын куркынычсызлыгы турында инструктаж үткәрделәр.
Бәйрәм вакытында барлыгы 230 янгын сүндерү хезмәткәре кизү торачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында гыйбадәтханәләрдә янгын сүндерү җайланмалары 1,5 метр биеклектә махсус кронштейннарда булырга тиеш дип искәртәләр. Шунысын да онытмаска кирәк, ике елга бер тапкыр янгын сүндергечләр тикшерү һәм перезарядка үтәргә тиеш.

Эвакуация чыгу юлларын томаларга ярамый, ә ишекләр ачкычсыз иркен ачылырга тиеш. Лампадалар һәм яктырткычлар өчен ягулыкларны металл тармаларда сакларга кирәк.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә Раштуа бәйрәм чараларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш дәвам итә һәм министрлыкның даими контролендә тора, дип билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев