Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Районда җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү күзәтелә

Алабуга эчке эшләр бүлегендә 2020 елгы эшкә йомгак ясадылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге башлыгы Юрий Пономарев сүзләренә караганда, узган елда хезмәткәрләргә катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә эшләргә туры килгән. Алар коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү функцияләрен башкарган. Полиция хезмәткәрләре халык арасында да, предприятие җитәкчеләре белән дә аңлату эшләре алып барган. Моннан тыш, аларга битлек режимын үтәүне тикшерү бурычы йөкләнгән. Күп кенә гражданнар килеп туган хәлгә аңлап караган.
Тулаем алганда, Алабуга районында җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү динамикасы саклана. Шулай итеп, милеккә каршы кылынган (урлау, талау) җинаятьләр саны кимегән. Шулай ук шәхескә каршы җинаятьләр саны да азайган, кеше үтерү һәм аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү буенча йөз процент ачылу күзәтелә.
Эчке эшләр органнарының узган елның 12 аена эш нәтиҗәләрен комплекслы бәяләү нигезендә, Алабуга бүлеге икенче урынны алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев