Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Редакциядә кунакта

34нче татар балалар бакчасының логопед төркеме балалары, тәрбияче апалары белән бергә, редакциябездә булып китте.

"Салават күпере" бакчасының логопеды Рәсимә Сибәгатуллина газетабызга һәрдаим язып тора. Ул тәрбияләгән балалар татарча да, русча да матур сөйләшә.

- Без мәктәпкә әзерлек төркеме булгач, төрле һөнәр ияләре белән таныштык. Кибетләрдә, элемтә бүлегендә дә булдык. Газета чыгаручыларның эшен дә күрсәтәсе килә балаларга, - дигән иде Рәсимә ханым бер килүендә.

18 майда бер төркем балалар килеп кергәч, редакция эче җанланып китте. Алар хәбәрчеләрнең эш урыннарын күреп, газета эше белән танышты, редакция хезмәткәрләре белән аралашты. Бергә фотога төшкәннән соң, "ТАТМЕДИА"ның Алабуга филиалы директоры, баш мөхәррир Гөлшат Муллагалиева:

- Ә хәзер без сезгә бу фоторәсемне газета битенә ничек урнаштыруларын күрсәтәбез, - дип, балаларны икенче бүлмәгә әйдәде. Биредә алар газета макетын ясау шаһитлары булды.

Төркемдәгеләр һәммәсе үзен фотодан тапканнан соң, әңгәмә дәвам итте. Балалар хәрефләрне танырга өйрәнгән, инде укый да беләләр икән. Кем булырга теләүләре турында да безнең белән фикерләрен уртаклашты алар.

- Кем газетада эшләргә тели? - сорауга унбиш баланың берсе - Милана кул күтәрде. Менә, алмаш та таптык!

Кунакка килүләре бер куаныч булса, бүләк белән килүләре тагын бер көтелмәгән шатлык булды. Алар үз куллары белән "Алабуга нуры"на махсус эшләнмә әзерләгән. Квиллинг технологиясе белән ясалган бу панно хәзер стенабызны бизәп тора.

- Сезнең иртәгә бәйрәмегез бит, Матбугат көне, - дип, алар безне ихлас котлады, матур-матур теләкләр әйтте.

Шунысын да әйтик, бу балалар үскән һәр гаилә диярлек газетабызны даими алдыра.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев