Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде

Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер («Дәва») әсәренә бәя бирде. Язучы авторның игелек белән явызлык арасындагы бәхәскә ышандыра алуын әйтте.

Яхучы фикеренчә, Марат Кәбировның «Киллер» әсәре детектив кебек җиңел укыла: «Хәер, аны, шикләнмичә, әлеге жанрга кертеп тә буладыр. Әсәр камил тел белән, Маратка хас сурәтлелек белән язылган. Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган», — дип сөйләде ул "Татар-информ«га. 

Шагыйрь эчтәлеккә дә тукталып үтте: «Зифаның балачагында киллер кереп, әти-әнисен һәм сеңлесен үтереп чыга. Үзе дә бәхетле очраклылыктан гына исән кала. Мондый фаҗиганы күз алдына китерсәң дә йөрәк өшеп китә. Зифа үтерүчене озак эзли һәм менә бер көнне... Юк, эчтәлекне сөйләмим әле, һәркем үзе укып тетрәнсен», — ди Ркаил Зәйдулла.

Марат Кәбировның «Киллер» дип аталган яңа китабы Татарстан районнарында, китап район газеталары редакцияләрендә сатыла. Казанда аны газета-журнал киоскларында һәм татар китаплары кибетләрендә алып була. Китапны заказ белән почта аша кайтарту мөмкинлеге дә бар.

Почта аша кайтартуга заказлар 8-917-393-09-62 телефоны аша яисә инстаграмда @kitaphane_ku аккаунтында кабул ителә.

Моннан тыш, «Киллер» китабы безнең редакциядә дә сатыла. Бәясе 100 сум. 

Китапны Төзүчеләр урамы, 16а урамы адресы буенча килеп алырга була. Тулырак мәгълүмат 3-81-11 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев