Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Роспотребнадзор хезмәте татарстанлыларга Крещениедә су коену өчен киңәшләр бирде

Йөрәк авырулары булган кешеләргә су коенудан баш тартырга туры киләчәк.

Крещение коенулары чыныккан һәм кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) симптомнары булмаган татарстанлыларның сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 

«Без ел саен бер үк киңәшләрне бирәбез. Чыныккан, сәламәт кешеләргә генә су коенырга ярый», — дип билгеләп үтте спикер. 

Любовь Авдонина ассызыклаганча, әгәр бу беренче коену икән, табиб белән киңәшләшергә һәм шунда ук суга чумарга түгел, ә алдан әзерләнергә кирәк. Су коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайларга кирәк, суны ТР Роспотребнадзор тикшерәчәк. 

Әгәр югары температура һәм кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) симптомнары була икән, суга чуму катгый тыела. Шулай ук Крещение коенуыннан йөрәк авыруларыннан интеккән кешеләргә баш тартырга кирәк, чөнки температураларның кискен алышуы аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев