Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Роспотребнадзор короновирус инфекциясе белән авыручылар саны кимер дип фаразлый

Шулай да яңа ел бәйрәмнәре вакытында хастаханәләр көчәйтелгән режимда эшләүгә күчә.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, Covid-19ның таралуы стабильләшкән. Авыручылар саны артмый, тик әлегә кимеми дә, дип яза «Челнинские известия».

«Шулай да тенденция кимүгә таба бара, моны без ОРВИ белән авыручылар белән берлектә күзәтәбез. Бүгенге көндә без эпидбусага төбендә», — диде Любовь Авдонина.

Авдонина әйтүенчә, әлегә авыруның бәйрәмнәрдән соң ничек булачагы билгесез. Шулай да җитәкче халык профилактика чараларын саклар, вакцинация үткәрелер һәм шулар ярдәмендә авыру саны кимер, дигән ышаныч белдерде.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, боларга карамастан, хастаханәләр көчәйтелгән режимда эшләүгә күчә, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев