Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Медведевка Алабуга турында сөйләде

Рәсәй Президенты Дмитрий Медведев белән соңгы очрашуы барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың икътисад стратегиясе турында сөйләде.

Республиканың башка уңышлары исәбендә ул "Алабуга" МИЗын да билгеләп үтте. "Анда инде 29 резидент бар һәм бу тенденция саклана. 4 апрельдә Эльвира Нәбиуллина һәм Даниянең икътисад министры катнашында җылылык изоляциясе материалларын җитештерүче иң эре завод ачылды", дип сөйләде Р.Миңнеханов. "Сез тәкъдим иткән Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры турында тагын бер фикер бар. Эш алып барыла, үз материалларыбызны әзерләдек. Сез конкурс үткәрергә дигән йөкләмә биргән идегез - без әлеге бәйгегә әзер. Бу безнең Кама буе зонасы: Чаллы, Түбән Кама, Алабуга. Әлегә монда сәнәгый табыш 600 миллиард сум тәшкил итә, 2016 елга - триллион сум, ә 2020 елга ике триллион сумга җиткерү планлаштырыла. Зонада ТАНЕКО, ТАИФ-НК, "Нижнекамскнефтехим", Ford Sollers ,"Аммоний" эшли. Бу - Рәсәй икътисады өчен үсеш ноктасы булырга мөмкин. Монда безнең партнерларыбыз, Роснано һәм Ростехнологияләр, барлык Рәсәй фондлары", диде республика башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев