Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк

«Теләкләр чыршысы» акциясендә республиканың муниципаль берәмлек башлыклары да катнашты, алар 60 баланың теләген үтәячәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк. 13 яшьлек Арслан синтезатор турында хыяллана; 14 яшьлек Гаделгә Президент планшет бүләк итәчәк; 15 яшьлек Роман Яңа елга спорт сумкасы бүләк итүне сораган; 7 яшьлек Егорга исә Президент уенчык машина («Молния Маккуин») тапшырачак.

Чара бүген «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе съезды вакытында узды. Акциядә муниципаль берәмлек башлыклары да катнашты, алар 60 баланың Яңа ел теләген үтәячәк.

Чарада Яңа елга кадәр катнашырга мөмкин. Акциядә офлайн, шулай ук онлайн рәвештә дә (проектның елкажеланий.рф сайты аша) катнашу мөмкинлеге бар.

«Чарада катнашуның мәҗбүри шарты — теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр үтәлергә тиеш», — дип өстәде Галимова.

Акция «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган. Аны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев