Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов тагын ике малайның яңа ел теләген үтәячәк

Акция Россиянең «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, быел ул өченче тапкыр үткәрелә. 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илебез башкаласында «Ёлка желаний» проектында катнашты. 

Миңнеханов ике открытка сайлап алды. Берсендә 8 яшьлек Радмир Шәкүров «Ривьера» күңел ачу паркында көне буе ял итү турында хыяллана, икенчесендә — 12 яшьлек Дәнияр Галиев чын узышу трассасында йөрергә теләк белдерә. 

Шушы арада малайларның теләге үтәләчәк. 

Бүген шундый акция Алабугада да башланды. Игътибарга мохтаҗ балаларның теләкләре язылган открыткалар эленгән чыршыны шәһәр хакимиятендә урнаштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев