Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов татар посткроссингы сервисында теркәлде

Республика җитәкчесе открыткаларны Ереванга, Актүбәгә һәм Казанга җибәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Миллиард.Татар» сайты һәм «Хатлар йорты» сервисының бердәм проекты булган һәм бөтен дөнья буенча креатив кәгазь открыткалар белән алмашу өчен булдырылган татар посткроссингы платформасында теркәлде.

Республика җитәкчесе «Татмедиа» әдәби кафесындагы стендтан өч открытка сайлап алды һәм хатлар җибәрү формасыннан файдаланды. Сайт открыткаларны өч адрес буенча җибәрергә тәкъдим итте — Ереванга, Актүбәгә һәм Казанга.

ТР Президенты юлламаларын адресатлар почта аша алачак. Хәзер һәр сервис кулланучысы үз хатын шәхси республика җитәкчесенә җибәрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев