Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын хатлар алмашу акциясенә кушылырга чакырды

Акциядә катнашу өчен хат язарга һәм аны #хатларязыгыз хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.

Республика башлыгы «Хатлар языгыз» акциясен хуплады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов үзенең битендә «Хатлар йорты» видео-сервис Instagram да бастырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Акциянең максаты — татарларны хатлар ярдәмендә берләштерү.
«Хатлар йорты» берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, беренче хатны алар Татарстан Президентына юллаган һәм ул аны үзенең Инстаграммында урнаштырган. 

Моннан тыш, төрле өлкәләрдәге уңышлары белән аерылып торган башка татар вәкилләренә 99 хат җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев