Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ковидка каршы чараларны катгый үтәүне таләп итте

ТР Президенты барлык җитешсезлекләргә кичекмәстән реакция бирү кирәклегенә игътибар итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Covid-19 коронавирусының таралуына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларны катгый үтәүне таләп итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кабул ителгән карарларны үтәү генә яңа чикләүләр кертүдән котылырга мөмкинлек бирәчәк.
«Без үз тактикабызны сайладык: бездә мәктәпләр, балалар бакчалары, кунакчыллык системасы эшли. Без хәл тотрыклы булсын өчен барысын да эшлибез. Әмма бу Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәгәндә генә мөмкин», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Бу бик җитди хәл. Барлык җитешсезлекләргә кичекмәстән реакция бирергә кирәк», дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Моңа кадәр республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда Covid-19 авыр формалар өлеше 15% ка кимегән дип хәбәр иткән иде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев