Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашырга чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашты һәм Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында һәлак булган абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

«Абыем Галимҗан Миңнеханов. 359нчы укчы полкы составында сугыша. 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак була. Хәтерлим һәм горурланам!», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе үзенең Instagram сәхифәсендә.
Ул үз язылучыларын #БессмертныйПолкОнлайн акциясендә катнашырга чакырды.
«Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның фотосурәтләрен 2021.polkrf.ru сайтында урнаштырыгыз», — диде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев