Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәрендә ковидка каршы барлык чаралар да үтәлергә тиеш

Яңа ел алды атнасы булуга карамастан, иркенәергә ярамый, дип кисәтте Президенты.

Яңа ел алды һәм Яңа ел бәйрәмнәре уздырганда барлык санэпидемиология кагыйдәләре дә үтәлергә тиеш. Бу хакта традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Миңнеханов әйтүенчә, бүген республикада Covid-19 вазгыяте катлаулы, әмма Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләр хәлне контрольдә тота. Хастаханәләрдә җитәрлек урыннар фонды әзерләнгән, кирәкле барлык медикаментлар да бар. 

Яңа ел алды атнасы булуга карамастан, иркенәергә ярамый, дип кисәтте Президенты. Ул республикада яңа ел корпоративларын тыймауларын, әмма алар санитар-эпидемиология иминлеге чараларын үтәп уздырылырга тиешлеген тагын бер кат әйтте.

«Безгә кунаклар, туристлар күп киләчәк һәм бу зур җаваплылык. Кунакларны кабул итә торган барлык объектлар да Роспотребнадзор таләпләренә туры килергә тиеш», — диде республика башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев