Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев Алабуга спортчыларына бүләкләр тапшырды

Бүген гомумшәһәр планеркасында безнең шәһәр спортчыларын бүләкләү тантанасы узды.

Рөстәм Нуриев «Олимп» командасы капитаны Тихонюк Даниилга һәм тренер Альберт Төхвәтуллинга бүләкләр тапшырды. Исегезгә төшерәбез, Алабуганың «Олимп» командасы беренче урынны алды һәм мини-футбол буенча ТР Кубогына ия булды. 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР Кубогының финал өлеше 18-19 мартта Алексеевск бистәсендә узды.

Шулай ук 2 нче спорт мәктәбе спортчысы Ян Кузьмин һәм тренер Рамил Бариев бүләкләр алды. Ян 52 кг авырлык категориясендә беренче урынны алды һәм бокс буенча Россия Беренчелегенә юлламага ия булды. Ярышлар 22-27 март көннәрендә Саранск шәһәрендә узды. Ярышларда 14 өлкә һәм Идел буе федераль округы Республикаларыннан 180 боксчы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев