Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны кабул итте

Халыкны кабул итү вакытында үзләренең сораулары белән район башлыгына 14 кеше мөрәҗәгать итте.

Кайбер алабугалылар кабул итүгә беренче тапкыр гына килми. Мәсәлән, узган атнада Рөстәм Нуриевка алабугалы Рифкать Закиров мөрәҗәгать итте. Ул — күрү буенча икенче төркем инвалид. Рифкать Рәшид улы фатирына косметик ремонт ясауда ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Ул кухня белән ваннасына ремонт ясауны сорады. Рөстәм Нуриев җаваплы затларга быелның 15 октябренә кадәр косметик ремонт үткәрергә кушты.

Вильдан Галәветдинов та кабул итүгә кабат килде. Ул Язгы тыкрыгындагы суүткәргечне «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы балансына куюларын сорый. Кышын торбаүткәргеч туңу сәбәпле, биредә яшәүчеләр сусыз утыра, тик аңа хезмәт күрсәтүче генә юк, дип зарланды ул. Бу мәсьәлә буенча проблема атна ахырына кадәр хәл ителәчәк дип белдерделәр. Икенче сорау Свердлов урамындагы юлны кардан чистартуга кагылышлы иде.

Бу юл төзекләндерү идарәсе эшчеләре көче белән чистартылган. Тагын бер борчыган мәсьәлә — Язгы тыкрыгындагы караучысыз калган ташландык йорт. Ир-ат сүзләренчә, монда начар компанияләр җыела, еш кына тавыш, шау-шу ишетелә, ә узган ел анда янгын да чыккан. Полиция хезмәткәрләре бу йортның аерым контрольдә булуын, даими рәвештә тикшерелүен әйттеләр.

Михаил Клещевников — 3нче төркем инвалид (аягына протез куелган). Инвалид булу сәбәпле, ир-ат эшкә урнашканда авырлыклар белән очрашкан. Узган елның ноябреннән ул Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тора, котельный операторына укыган. Әмма Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән вакансияләр буенча мөрәҗәгать иткәч, эш бирүчеләр баш тарта. Ир-ат Рөстәм Нуриевка эш табарга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Михаилны бер атна дәвамында эшкә урнаштырырга кушты.

Узган атнада район башлыгына шулай ук яшь әни Светлана Трошина да мөрәҗәгать иткән иде, аның мәсьәләсе торак шартларын яхшыртуга кагылды, чөнки ул ятим бала буларак фатир алуга чиратта тора иде. Аның соравы уңай хәл ителде, аңа Түбән Камада торак тәкъдим иттеләр, ул ризалашты. Бу юлы ул шундый ук сорау белән үзенең бертуганы исеменнән мөрәҗәгать итте. Егет Түбән Кама шәһәрендә торак алу буенча чиратта тора. Аның да мөрәҗәгате уңай хәл ителде дияргә була. Түбән Камадагы йортның тапшырылуын гына көтәсе кала.

Район башлыгы халыкны атна саен кабул итә, язылу өчен телефон — 3-31-78.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев