Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте

Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевның кабул итүе вакытында яңгыраган мәсьәләләрнең берсе шул булды.
Алабугалы Ольга Ридингер кабул итүгә шундый сорау белән килгән.

«Шәхси клиникаларда тикшерүләр узарга туры килә, ә бу һәркем өчен дә күтәрерлек түгел», − дип зарлана алабугалы.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзер хастаханәне комплектлау буенча эш башланган. Ике УЗИ аппараты һәм колоноскоп сатып алынган инде.

«Без җиһазлар сатып алачакбыз, шулай ук табибларны җәлеп итү өчен табибларга җир бүлеп бирергә планлаштырабыз», − диде Рөстәм Нуриев.

Шулай ук Ольга Ридингер стационар бүлекләрендә душ кабиналары һәм микродулкынны мичләр булмау проблемасын да кузгатты. Аның сүзләренчә, һәр кеше дә хастаханә ризыгын ашамый, шуңа күрә алар азыкны үзләре белән ала яки туганнары китерә. Ләкин микродулкынлы мич булмагач, аны җылытырга мөмкинлек юк. 

Нәтиҗәдә, баш табибка Үзәк район хастаханәсенең бүлекләренә микродулкынлы мич һәм душ кабиналары сатып алу йөкләнде, чөнки шәһәрлеләр сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәндә уңайсызлыклар кичермәсен өчен нәкъ менә шундый вак-төякләргә игътибар итәргә кирәк.

Фатыйма Минекаева Казиле авылындагы Үзәк урамга асфальт салу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Кабул итү вакытында аңа юлларны ремонтлау планы инде узган елда ук төзелгән булуын аңлаттылар, шуңа күрә аны әлегә хәл итеп булмаячак. Әмма аның мөрәҗәгате игътибарсыз калмаячак — юлны төзекләндерүне икенче елга планлаштыралар.

Бу көнне Рөстәм Нуриевка барлыгы 9 кеше мөрәҗәгать итте. Барлык яңгыраган сораулар да эшкә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев