Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев Костенеево авылы халкын кабул итте

Район башлыгы Рөстәм Нуриевка шәхси сораулар буенча өч кеше мөрәҗәгать итте. 

Аларны Костенеево һәм Покровский авылларында ФАП эше, Свиногорье клубы янында койма урнаштыру кызыксындырды.

Любовь Люлькова бөтен күңеле белән үз авылының матурлыгы өчен тырыша. Узган ел Костенеевода яшәүчеләр авыл үзәгендә мәдәният һәм ял паркы төзи башладылар. 

Сезон эчендә зур эш башкарылды, үзара салым акчаларыннан 600 мең сумнан артык акча тотылды. Әмма быел халык үз акчаларын юлларны ремонтлауга юнәлдерергә булган. 

«Безгә оныклар белән утырыр өчен эскәмияләр булса да куясы иде», — ди ул.

Рөстәм Нуриев әлеге территориядә балалар мәйданчыгы булдырырга дигән йөкләмә бирде, шулай ук тиздән клуб янында тимердән чүкеп ясалган койма барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев