Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сабантуе – хезмәт туе

Шәһәребез һәм авылларда милли бәйрәмебез Сабантуйлары гөрләп узды. Шәһәр сабантуе көнне табигать бераз кәефсезләнеп торса да, Шишкин буаларында халык шактый иде. Язгы эшләр бетеп, басуларда ямь-яшел игеннәр дулкынлап үскән бәхетле бер мәлдә, халкыбызның гүзәл бәйрәме Сабантуйлары җитә.

Сабантуй елдагыча район башлыгы Геннадий Емельяновның котлау һәм рәхмәт сүзләре белән башланды:

-Сабантуй ул - авыл хезмәтчәннәрен данлау, зурлау бәйрәме. Игенче хезмәте борын-борыннан данлы хезмәт. Уңышлы төгәлләнгән чәчү һәрчак халыкның күңел ачуы белән зурланган. Сабантуй үзенең шатлыгы һәм спорт ярышларының дәрте белән төрле яшьтәге һәм төрле диндәге кешеләрне берләштерә. Бүген Русия күләмендә таралган матур бәйрәм. Алабуга авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнүче район гына булмаса да, Татарстан буенча бу өлкәдә күрсәткечләребез горурланырлык, шуңа да, тырыш авыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт - диде ул.

ТР премьер министры, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткергәч, авыл хезмәтчәннәре, район тормышында алдынгыларга рәхмәт әйтеп, дәүләт бүләкләре тапшырылды. 1000 гектар мәйданда бодай һәм арпа чәчеп, 500 гектарда чәчүлекләрне тукландырган "Башак" АПКсы механизаторы Факил Вәлиев "Чәчү батыры - 2015" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ул үзе бу хакта:

-Мине чәчү батыры дип билгеләгәч, аптырап калдым, шулай да бик горурландым. Яшь чагымнан ук тракторда эшләдем, аннары озак еллар машина иярләдем. Йөрәк һаман басуларга тартты, тагын тракторга утырдым. Иксез-чиксез җәелгән басу-кырларны сөргәндә, күңелем шатлык белән тула! Мин Алабугада яшим, ә басу-кырларымда рәхәтләнеп ял итәм, - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев