Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сак булыгыз юлларда!

Узган атнада Алабуга районында берьюлы ике зур юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда Алабуга ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

27 март көнне кичке унынчы яртыда Төзүчеләр урамы һәм Көньяк тыкрыгы кисешендә "Лада" автомобиле шоферы куркынычсыз дистанцияне боза һәм ВАЗ-2106 машинасы белән бәрелә. Алтынчы модель машина үз чиратында каршыга килүче "Хонда" белән бәрелешә. Әлеге һәлакәттә ВАЗ-2106 машинасы аеруча нык зыян күрә, бу машина пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала.

Шул ук көнне шәһәргә керә торган урында Богдан-2110 машинасы шоферы начар һава шартлары булуга карамастан, тизлеген арттыра һәм ВАЗ-2107гә килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә җиделе маркалы машина шоферы һәм "Богдан" автомобиленең пассажиры зыян күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев