Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Салават Фәтхетдинов тынычлык һәм тотрыклылык өчен тавыш бирде

"Без милләт, республика язмышын сайлыйбыз. Кемне сайлыйбыз, шундый язмыш, үпкәләр кеше юк", - диде ТР халык артисты.

ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов ТР Президенты сайлауларында һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларында тавыш бирде. Фәтхетдиновлар гаиләсе сайлауларга тулы составта килде.

"Без милләт, республика язмышын сайлыйбыз. Кемне сайлыйбыз, шундый язмыш, үпкәләр кеше юк. Безнең республика бөтен илгә һәм хәтта Европага да үрнәк булып тора. Дөньяда безне беләләр. Шуңа туктап калырга ярамый, ирешелгән уңышлар күп, әмма барысы да алда әле. Бездән барлык халыклар һәм бөтен ил үрнәк алсын", - диде ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов журналистларга биргән әңгәмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев