Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«СалаваТік» проекты «Ак Барс» командасына багышлап клип яздырган

Балалар «Ак Барс чемпион» биюен башкарган. 

«СалаваТік» балалар видеопроекты Барсик исемле писе белән «Ак Барс» хоккейчыларына багышлап трек һәм клип яздырган.

Төрле хайваннар костюмын кигән биш бала «Ак Барс чемпион» дип аталган күңелле бию башкарды. Барсик та алар белән бергә биеде, әмма егетләрнең һәр хәрәкәтен кабатлый алмады, дип хәбәр итә Татар-информ.

Яшь блогерларның YouTube каналында инде 5 җыр тупланган, аларны 30 мең кеше караган.

YouTube каналыннан тыш, «СалаваТік» роликларын Instagram # tatmedia_junior аккаунтында карарга була.

«СалаваТік» проекты Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның төп максаты -өлкән һәм урта буынга танылган балалар җырларын заманча кызыклы форматка күчерү һәм аларны яңа буынга җиткерү. 

Проектта Габдулла Тукай Исемендәге татар дәүләт филармониясе балалар студиясендә шөгыльләнүче балалар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев