Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Салымыңны түләсәң, йокың тыныч булыр

2015 ел өчен милек салымнарын 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Электрон түләү тиз һәм уңайлы
Россия Федераль салым хезмәтенең интернет-сервисында "Салым түләүче физик затлар өчен шәхси кабинет"ка керү мөмкинлеге булган кеше салым органыннан документны электрон рәвештә ала.
Салым түләүче документларны электрон рәвештә алудан баш тарткан очрак искәрмә булып тора, тик бу хакта салым органына алдан ук белдерү кирәк.
Физик затларга салымның исәпләнелгән күләмен, 2015 ел өчен җир һәм транспорт салымнарын, шулай ук күрсәтелгән салымнарны түләү хәбәрләре 1 ноябрьгә кадәр "Шәхси кабинет"та куелды.

"Шәхси кабинет"тан файдаланучы сервиска керү реквизитларын югалтса, үзе сайлаган теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итеп, аларны яңадан белергә була. Моның өчен үзең белән шәхесне раслаучы документ, һәм физик затны исәпкә кую турында таныклыкның (ИНН бирелү турында таныклык) төп нәсхәсе яисә күчермәсе булырга тиешле.

Почта аркылы хәбәр итү
Салым хәбәрләре "Шәхси кабинет"ны кулланмаучы яисә салым хәбәрен кәгазьдә алырга теләүче салым түләүчеләр өчен почта тарафыннан җиткерелә.
2016 елның1 ноябренә кадәр милек салымын түләүгә хәбәр алмагансыз икән, милек салымын түләүгә квитанция алу өчен, яшәү урыныгыз яисә милек объекты урнашкан урын буенча салым органына мөрәҗәгать итегез.

Ничек түләргә
Түбәндәге ысулларның берсен сайлап, түләргә мөмкин булуын исегезгә төшерәбез:
- "Шәхси кабинет" яисә Россиянең Федераль салым хезмәте сайтында "Салымнарны түлә" интернет-сервисы ярдәмендә;
- банк бүлекчәләрендә һәм түләү терминаллары ярдәмендә;
- почта бүлекләрендә яки җирле үзидарә органнарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев