Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сайлауларны камера күзәтә

4 мартта үз сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге булмаган алабугалыларга беркетү талоннары бирә башладылар.

Алабугага барлыгы 900 беркетү талоны бирелгән, шуларның унысы инде тапшырылган. Аларны Алабуга муниципаль районы Советында алырга була. Беркетү талоннарын монда 18 февральгә кадәр бирәчәкләр.

Россия Президенты сайлауларында барлык сайлау участокларында, шул исәптән Алабугада да, веб-камералар урнаштырачаклар. Камералар сурәт һәм тавышны даими яздырып торачак. Сайлаулар Интернетта махсус булдырылган порталда турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Бүген барлык сайлау участокларында (шәһәрдә алар 38, авылда 23 булачак) камералар кую өчен техник шартлар тикшерелә. Җиһазлар якын арада кайтырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев