Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сергей Марков: "Татарстанда сайлаулар дөньякүләм дәрәҗәдә оештырылган"

Татарстанда сайлаулар намуслы, гадел, закон буенча уза, дип билгеләп үтте сәясәтче.

Татарстанда сайлаулар намуслы, гадел, закон буенча уза, дип билгеләп үтте "Татарстан Республикасында Бердәм тавыш бирү көне - 13 сентябрь 2015 ел" мәгълүмат үзәгендә узган брифингта Россиянең әйдәп баручы сәясәтчеләренең берсе, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы, Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков.

Ул Татарстанда ТР Җәмәгать палатасы чакыруы буенча булуын әйтте.
Ул бүген ТР да сайлау участокларында, аерым алганда, Казанда, Биектау районында, Яшел Үзәндә булуын белдерде. Марков фикеренә караганда, Татарстанда сайлаулар дөньякүләм дәрәҗәдә оештырылган.
"Бездә уңай хисләр, барысы да төгәл оештырылган. Гомумән, оештыру төгәллеге - миңа калса, Татарстан маркасы булып тора. Без участокларда җәмәгать күзәтүчеләре белән фикер алыштык, берсе дә канәгатьсезлек белдермәде", - дип ассызыклады сәясәтче.
"Бездә уңай җавап кына. Соңгы нәтиҗә нинди булуын карарбыз. Без күргәннәр, Татарстанда сайлауларның намуслы, гадел, закон буенча уза дип нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирә", - диде Сергей Марков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев