Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сәфәров өлкән сыйныф укучылары өчен күренекле татарлар турында дәресләр үткәрергә тәкъдим итте

Ватандашлар эшләре буенча Координация советы 2020 елда уртак эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлады һәм 2021 елга бурычларын билгеләде.

ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы утырышында мәктәпләрдә күренекле ватандашлар турында дәресләр үткәрергә кушты.

«Яшьләр арасында ватандашлар эшчәнлеге турында мәгълүматны популярлаштыру максатыннан, мин өлкән сыйныф укучылары өчен чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы турында дәресләр үткәрергә тәкъдим итәм. Моның өчен мин Мәгариф министрлыгын, «Милли шура» һәм Координацион советы белән берлектә, укучыларны ватандашлар белән таныштыру буенча мөмкин булган форматлар турында тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм», — диде Сәфәров.

Ул шулай ук КФУга әлеге материалларны Халыкара студентлар әзерләү программасына һәм тышкы элемтәләрне үстерүдә катнашучы граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасына кертергә тәкъдим итте.

Бөтендөнья татар конгрессына республика профильле ведомстволары белән берлектә Россиядә һәм дөньяда танылган татар җәмәгать эшлеклеләренең каберлекләре каталогын төзү йөкләнде.

«Координация советы эшен камилләштерү өчен аерым эш юнәлешләре буенча эшче төркемнәр булдыру мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итәм. Сынау проекты рәвешендә быел икътисади хезмәттәшлек буенча эшче төркем төзергә, ә утырышларны квартал саен видеоконференц элемтә кысаларында үткәрергә мөмкин иде», — дип билгеләп үтте Әсгать Сәфәров.

Утырыш ахырында Совет республика ведомстволарына, республика вәкиллекләренә, кайбер иҗтимагый оешмаларга Татарстанның ватандашлар белән эшләү буенча уңай тәҗрибәсен үстерү буенча йөкләмәләр биргән документ кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев