Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шахматка өйрәтү дәресләре

Алабугада шахмат уены буенча ачык дәресләр старт алды. Бу көннәрдә алар шәһәр һәм район мәктәпләренең һәркайсында уза. Беренче дәрес 9 нчы мәктәптә узды. Монда шәһәрнең беренче җитәкчеләре дә катнашты. Дәрестә Хоттабыч әлеге борынгы уенның килеп чыгуы һәм аның үзендә фәнне дә, сәнгать белән спортны да берләштерүе хакында сөйләде.

Шахмат-шашка турнирында Валерий Чершинцев та катнашты. Аңа каршы өченче сыйныф укучысы Михаил Ильин уйнады. Ул инде бабасы белән 6 ел буе шахмат уйный, уен киеренке барды, ләкин ахырда "мат" Мишага куелды. "Инде җиңеләм дигән минутларым булды, барыбер җиңә алдым", диде район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Чершинцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250