Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Шанс-Өмет” үзәге педагог-психологы Айгөл Рафикова фәнни эшләр республика бәйгесендә катнашты

Узган атнада Казанда ТРда ришвәтчелеккә каршы көрәш темасы буенча фәнни эшләр республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бәйге югары һөнәри белем бирү, фәнни-тикшеренү учреждениеләренең профессор һәм укытучылар составы, мәгариф учреждениеләренең аспирант һәм студентлары арасында үткәрелде.

Алабугадан бәйгедә "Шанс-Өмет" диагностика һәм консультация үзәге педагог-психологы Айгөл Рафикова катнашты. Ул бәйгегә коррупциягә юл куймау һәм яшүсмерләрнең гражданлык позициясен активлаштыру буенча тирәнтен өйрәнелгән "Минем сайлау" программасын тәкъдим итте. Бу программа яшьләргә төрле ситуациядә үз фикереңне булдырырга кирәклеген аңларга һәм җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәк булуын төшенергә ярдәм итә.

Айгөл Рафикова бәйге нәтиҗәләре буенча лауреат исеменә лаек булды. Ул диплом һәм кыйммәтле приз (веб-камера) белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев