Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шикаятьләр азайды

"Кайнар элемтә" вакытында җылылык бирелә башлау вакытыннан зарланып, 79 алабугалы мөрәҗәгать иткән.

Бу турыда Алабуга зонасы торак инспекциясе башлыгы Марина Балобанова хәбәр итте. Алар нигездә аерым стояклар буйлап җылы килмәү, һава тоткарланып калу, фатирлардагы җылыткыч җиһазларның тәигез җылынмавы кебек кимчелекләрне күрсәтте. Артык җылылыкка риза булмаучылар да булды.
Алабуга зонасы торак инспекциясенең "кайнар элемтә" телефоны 3-10-77 сентябрь уртасыннан эшли бюашлады, инспекторлар эш көннәрендә кичке сәгать 6га кадәр, шимбәдә - 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр кизү торды. Үткән ел белән чагыштырганда, шикаятьләр саны 20 процентка кимегән.
Шул ук вакытта, быел көзге чорда инспекция тарафыннан ачыкланган кимчелекләр буенча 69 күрсәтмә бирелгән, административ хокук бозулар өчен, вазифаи затлар һәм идарәче компанияләргә карата 10 беркетмә төзелгән, штрафларның күләме 62 мең сумга җиткән.
Марина Балобанова әйтүенчә, Нефтьчеләр проспекты, 20 йорт һәм Разведчиклар урамы, 7 йорт адреслары буенча җылылык челтәрләрен капиталь төзекләндерү үткәрелгән, җылыту режимы көйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев