Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәр мәдәният сараенда физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Тәмлетамак көне” бәйрәме үтте

Бәйрәмне алар өчен Алабуга район башкарма комитеты белән берлектә мәгариф идарәсе оештырды. Әлеге чарада шәһәр мәктәпләренең 1-4 сыйныфларында белем алучы 60 тан артык бала катнашты.

Бәйрәм барышында балалар үзләренең осталыкларын сынап карады: алар өчен оештырылган мастер-классларда шәһәр рәсеме төшерелгән магнитлар, пластилиннан чыршы, кәгазьдән төрле уенчыклар, чәчәкләр ясалды. Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, аннан соң алар өстәл артына утырып төрле тәмнүшкәләр белән сыйланды, чәй эчте. Балалар төрле уеннарда, дәү-дәү сабын күбекләре тамашасында катнашып күңел ачты. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы студентлары шамакайлар һәм клоуннар булып киенеп аларның күңелен күрде. Шәһәр мәдәният сарае коллективы да чараны оештыруда зур хезмәт куйды. Бәйрәмнең спонсорлары - "Алабуга инициативасы" депутат группасы һәм "Табаев" шәхси предприятиесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев