Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрне яшеллеккә төреп

Узган өмәләрдә Алабугада биш участокта җиде меңнән артык агач һәм куак утыртылды.

Яңа посадкалар Танайка-2 микрорайоныннан вертолет мәйданчыгына кадәр, ипподром янында, иске татар зираты һәм чернобыльчеләр аллеясында барлыкка килде.

Дүртенче мәхәлләдә һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен төзелә торган «Радужный» поселогы тирәсендә генә дә өч меңгә якын агач утыртылды.

Агачларны утырту көз көне дәвам итәчәк.

Шәһәрне чистарту буенча игълан ителгән ике айлыкта 1716 кубометр чүп-чар чыгарылган, өмәләрдә 14 меңнән артык алабугалы катнашкан. Бу эшләрне 9 майга тәмамларга ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев