Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре турында кисәтте

Республикада төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. 

10 гыйнварда Татарстан территориясендә кар явуы һәм буран чыгуы көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар шулай ук көньяк-көнчыгыштан искән җилнең урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәюен фаразлый, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә.

ТР дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне үз транспорт чараларына игътибарлы булырга чакыра. Барлык тиешле техник тикшерүләрне үтәргә, куркынычсызлык каешларын эләктерергә, 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычка утыртмаска, 7 яшькәчә балаларны арткы утыргычларда балалар өчен махсус креслоларда гына йөртергә кирәклекне искә төшерә. Чиктән тыш сәбәп булмаган очракта, бу көннәрдә ерак юлларга чыгудан тыелып киңәш ителә. 

Юлда гадәттән тыш хәл барлыкка килгән очракта, 8(843) 5333888 телефоны аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев