Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сораштыруда катнашкан 91 процент сайлаучы тавышын Рөстәм Миңнехановка бирүен белдергән

ТР Үзәк комиссиясе матбугат үзәгендә экзит-пол нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Күптән түгел Татарстанның барлык сайлау участоклары үз эшләрен тәмамлады.
Сәясәт фәннәре докторы, КФУның конфликталогия кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы җаваплы сәркатиб Андрей Большаков ТР Үзәк комиссиясе матбугат үзәгендә экзит-пол нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, республиканың 77 сайлау участогында сораштыру уздырылган, анда 22 мең кеше катнашкан. Сораштыручыларның 2 шәһәр округы һәм 15 муниципаль районнардан булуы мәгълүм.
"Сораштыруда катнашырга баш тартучылар якынча 2,3 процентны тәшкил итте. КПРФ сәяси партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән Хафиз Миргалимов өчен тавыш бирдек, дип якынча 5 процент кеше җавап биргән. "Справедливая Россия" сәяси париясе төбәк бүлеге вәкиле Рушания Бильгильдеева өчен тавыш бирүчеләр саны якынча 3 процентны тәшкил иткән. ЛДПР сәяси партиясе төбәк бүлеге тарафдары Руслан Йосыповка сораштыруларда катнашучы 1 процент чамасы кеше тавыш бирүен белдергән. "Единая Россия" сәяси партиясе төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнехановка исә 91 проценттан артык сораштыручы тавыш бирүен игълан иткән", - диде ул.
Социаль фәннәр докторы, Казан дәүләт технология университетының дәүләт идарәсе һәм социология кафедрасы җитәкчесе, РФ Сәясәт фәннәре академиясе әгъза корреспонденты Андрей Тузиков сүзләренчә, бу нәтиҗәләр алдан ук көтелгән, чөнки сайлауларга кадәр август-сентябрь айларында үткәрелгән социаль тикшеренүләр нәтиҗәләре дә бүген уздырган сораштыру нәтиҗәләренә якын.
"Без 2012 елдан алып социаль тикшеренүләр уздырабыз. Алар сәясәтчеләрнең, җитәкчеләрнең популярлык дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә. Август аенда уздырылган сораштыру нәтиҗәсе буенча, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның рейтингы якынча 82 процентны тәшкил иткән булган, соңрак бу сан 89,2 процентка җиткән. Башка кандидатларның да нәтиҗәләре охшаш: Хафиз Миргалимов, тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 4,5 процент, Руслан Йосыпов 0,8 процент, Рушания Бильгильдеева 2,7 процент җыйган булган", - диде ул.
Әмма бу саннарны сайлау нәтиҗәләре итеп кабул итәргә ярамый, бу бары экзит-пол нәтиҗәләре булуын гына искәртте алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев