Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Студентлар десанты» Алабуга дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эше белән танышты

ДПС инспекторы Дмитрий Штенников студентларга патруль автомобиле һәм махсус приборлар эшен күрсәтте.

Ел саен үткәрелә торган «Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе кысаларында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегендә булдылар.

Әлеге очрашуның максаты — яшьләрне полициядә эшләүгә җәлеп итү һәм мондагы эшнең үзенчәлекләре белән таныштыру. Юл-патруль хезмәте инспекторы Дмитрий Штенников студентларга патруль автомобиле һәм аның җиһазларын күрсәтте, ЮХИДИ хезмәткәрләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләде. Аннан соң балалар өчен бүлек бинасы буйлап экскурсия оештырылды. 

Очрашу ахырында полиция хезмәткәрләре студентларның сорауларына җавап бирделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге искә төшерә: эчке эшләр органнарына эшкә керү мәсьәләсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә Алабуга шәһәре, М.Горький ур., 93 каб. 308 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була. 
Элемтә өчен телефоннар: 8(85557) 7-81-12, 8917-398-52-22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев