Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Талия Миңнуллина Татарстанга инвестиция кертүче илләрне атады

Алдынгылар рәтендә Төркия, Нидерланды, Финляндия һәм Германия.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында республикага инвестицияләр кертүче алдынгы илләрне атады. Мәгълүмат быелның тугыз ае өчен алынган. 

«Төркия белән безнең арада гадәттәгечә яхшы мөнәсәбәтләр саклана. Без алар белән күптәннән һәм тыгыз эшлибез. Төрек компанияләре капиталны Татарстаннан чыгармый, аны янәдән керем алуга инвестицияли. Безнең өчен бу кыйммәт факт», — дип ассызыклады Миңнуллина. 

Миңнуллина әйтүенчә, быел Германия дә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Тугыз ай эчендә Германия Төркияне узып киткән. Алар якынча 330 миллион сум акча инвестицияләгән. 
Алдынгылар рәтендә Төркия, Нидерланды, Финляндия һәм Германия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев