Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тамашачы игътибарына

Алабугалы Эдуард Хәбибуллинның "Туган як" дип аталган беренче шәхси күргәзмәсе булды.

Рәссам өчен бу бик дулкынландыргыч көн булды, чөнки ул үзенең юбилеен - кырык яшьлеген дә билгеләп үтте.

Рәссамның танышлары, дуслары һәм коллегалары - Зиннур Нурмөхәммәтов, Иван Рожин, Эдуард белем алган сәнгать мәктәбе директорлары, әнисе күргәзмәгә килеп, аңа көч һәм илһам биреп торды.

Традиция буенча рәссам бер картинасын музей-ядкәрлек фондына бүләк итте. Аның эшләре барысы да безне чолгап алган һәм көн саен без күрә торган, әмма аның матурлыгын тоя, сизә алмаган тирәлек күренешләреннән гыйбарәт. Монда Тойма һәм Кама елгасы буйлары да, нарат урманы да, биектән торып эшләнгән күренешләр дә урын алган.

Рәссам эшләрендә традицияләрне дәвам итү дә сизелә, әмма аларның берсе дә стандарт картиналар түгел: һәркайсында авторның үз фикере уйлары, күзаллаулары чагылган.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250