Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ташландык биналарны барлау тәмамлана

Үткән елның 19 ноябреннән Алабуга районында "Халык инвентаризациясе" үткәрелде. Чара барышында шәһәр һәм районда буш, тиешенчә файдаланылмый торган биналар һәм җир биләмәләре ачыкланган.

Акция 1 майда тәмамлана. Аның шартлары буенча, Җир-милек палатасына ташландык йорт яисә урын турында 4-49-00, 3-31-09 телефоннары буенча яисә Zipalabuga@mail.ru. адресына электрон хат җибәреп, теләгән кеше хәбәр итә ала иде.

Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров әйтүенчә, барлыгы 12 хәбәр алынган. Ташландык бина һәм җир биләмәләрен исәпкә алачаклар. Киләчәктә аларны социаль юнәлештә файдалану планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, беренче булып "Халык инвентаризациясе" Казанда башланды. Ел башында ясалган нәтиҗәләргә караганда, акциянең файдасы күп, шуңа күрә аны республиканың башка районнарында да үткәрергә булдылар.

Бинаның яки җирнең хуҗасын табу өчен, Җир-милек палатасы хезмәткәрләре Росреестр идарәсенә, Техник инвентаризация бюросы, Татарстан Республикасындагы Россия мөлкәт территориаль идарәсенә, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына запрос җибәрә.

Уңайлы булсынга, Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмат системасы "Халык контроле" порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Халык инвентаризациясе - җир биләмәләре" һәм "Халык инвентаризациясе - биналар" категориясе барлыкка килде.

Порталда мөрәҗәгатеңне урнаштыру өчен, теркәлергә һәм, "хәбәр өстәргә" дигәнгә басып, ачылган тәрәзәне тутырырга кирәк.

Сайт сез җибәргән хәбәрне теркәү генә түгел, аның каралышын күзәтергә һәм нәтиҗәсен белергә мөмкинлек бирә. Шунда ук комментарий калдырырга һәм андагыларын укырга була.

Евгений Петров дәүләт регистрациясе бинаның нәкъ менә сезнеке булуына бердәнбер дәлил икәнлегенә басым ясады. Аңлашылмаучанлык килеп чыкмасынга, җитәкче халыкны үзендә булган күчемсез милек һәм җиргә дәүләт теркәвен рәсмиләштерергә чакырды. Шулай булмаганда, алар муниципаль милек булып саналырга мөмкин. Бу инвентаризация барышында Мәскәү урамындагы 74нче (рәсемдә), 74-4нче торак йортларның милек хуҗалары табылды, аларның милеккә хокуклары теркәлмәгән булган.

Марина КИРИЛЛОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев