Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татар эстрадасы йолдызлары – Алабугада

21 август көнне Шишкин буалары янындагы яшьләр стадионында Татарстанда нефть эшкәртелүнең 70 еллыгына багышланган концерт үтәчәк. Бу көнне алабугалылар өчен республиканың популяр артистлары чыгыш ясый.

Мондый концерт узган атнада бер мәртәбә үткәрелгнә иде инде. Концертта Татарстан Республикасының халык артистлары Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фердинанд Сәлахов, "Фәридә-Алсу" дуэты, Фирдүс Тямаев, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева катнашты. Концертны алабугалыларга "Татнефть" компаниясе бүләк итте. Татарстанда кара алтын эшкәртүнең 70 еллыгы Кама буенда нефть эшкәртелә башлауның 55 еллыгы белән туры килде. Татарстан нефтенең 70 еллыгына Алабуга нефтьчеләре дә 160 миллион тонна күләмендә өлеш керткән.

Халык артистлары катнашындагы концертка килә алмаганнар борчылмасын. 21 августта Шишкин буалары янындагы стадионда әлеге җырчылар катнашындагы концерт кабат күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев