Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан акушер-гинекологлары йөкле хатын-кызның туганнарына коронавирустан прививка ясатырга киңәш итә

Татарстанда хәзер расланган коронавируслы 22 йөкле хатын-кыз исәпләнә.

Бала көткән хатын-кызны коронавирус йоктырудан саклау өчен, аның гаиләсенә һәм якын-тирәсенә вакцинация ясарга кирәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы, 7нче Казан хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Хатын-кыз беркая чыкмыйча тәүлекләр буена өйдә утырса да, вирусны аңа гаилә әгъзалары алып кайтырга мөмкин. Мин ата-ана булырга әзерләнүче республика халкын прививка ясарга чакырам», — дип ассызыклады спикер. Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга прививканы «V спутнигы» белән ясарга ярамый.

Республика медикларына йөкле хатын-кызларда коронавирусның бик катлаулы формалары белән очрашырга туры килә. Аларның сүзләренә караганда, бала көтүче хатын-кызлар вируска аеруча тиз бирешә һәм бу ана һәм бала тормышы өчен куркыныч. Шуңа күрә авыруга караганда, чирне булдырмый калу күпкә яхшырак. 

«Йөклелек планлаштырган хатын-кызлар, һичшиксез, прививка ясатырга тиеш. Бүген без шуны әйтә алабыз, авырга узганчыга кадәр өч ай кала прививка прегравидар әзерлек программасына керә», — дип киңәш итте КДМУның акушерлык һәм гинекология профессоры, медицина фәннәре докторы Рушанья Габидуллина.

ТР баш акушер-гинекологы мәгълүматларына караганда, Татарстанда ОРВИ белән — 275, ә коронавирус белән — 22 авырлы хатын-кыз күзәтелә. Тугыз хатын-кыз хастаханәдә дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев