Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан басуларында уҗымнар чәчүлегенең хәле яхшы дип бәяләнә 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чәчүлекләрне контрольдә тота. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан кабул ителгән оператив мәгълүмат буенча 2021 ел уңышына бөртекле культуралар уҗымга 552 мең гектар җирдә чәчелгән. Шуларның 435 мең гектары — бодай, 111,5 мең гектары арыш. 

Мәйданнарның 42 процентына оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчелгән. Уҗымнарның 98 проценты кышны яхшы кичерә. Уҗымга чәчелгән бөртеклеләрнең 94 мең гектар мәйданы иминиятләштерелгән. 

Республика басуларында кар катламы 23-52 см тәшкил итә. 

Басуларның гомуми торышына бәя бирү өчен, ТР буенча «Россельхозцентр» филиалы белгечләре уҗым культуралары чәчүлекләрен урыннарда тикшерә. 

Уҗымнар кышны яхшы һава шартларында кичерә. Шулай ук куаклану төеннәрендә шикәр югары күләмдә сакланган. Бу — вегетация чорына кадәр аларның саклануын тәэмин итә торган фактор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев