Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан хастаханәләрендә хезмәт күрсәтү шартлары яхшыра

Илкүләм проектлар ярдәмендә Республикада Балалар онкология, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелә башлады, шулай ук 7 ФАП ачылды. 

Татарстан узган елда 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектын гамәлгә ашыруда катнашты. Сәламәтлек саклау өлкәсендә аеруча балалар сырхауханәләренә зур игътибар бирелә. Республикадагы 31 хастаханәдә кечкенә пациентларны кабул итү һәм медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылды, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

2020 елда Татарстанда 7 яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелгән һәм Казанда Балалар онкология, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелеше башланган. 

Республика шәһәр һәм районнарын төзекләндерү юнәлешендә дә шактый эшләр башкарылган. 51 шәһәр мохите объекты төзекләндерелгән, 268 километрдан артык юллар норматив хәлгә китерелгән.

Татарстандагы экологияне яхшырту максатында 12 чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализацияләре төзелгән һәм төзекләндерелгән. Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләр рекультивацияләнгән. Прости авылы һәм Минзәлә шәһәре янындагы законсыз чүплекләрне юкка чыгару эше башланган.

Республика илкүләм проектларда катнашуны дәвам итәчәк. 2021 елда әлеге максатларга 21 миллиард сумнан артык акча тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев