Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан лизингка авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту буенча Россиядә лидер дип танылды

Республика аграрийлары узган ел меңнән артык яңа авыл хуҗалыгы машиналары сатып алган.

Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту буенча Россия төбәкләре арасында лидер дип танылды. Узган ел ташламалы лизинг буенча иң күп машиналар кече һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатып алынган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

«Бер ел эчендә бик зур үсеш булды. 2019 елда Росагролизингның төбәк рейтингында Татарстан инвестиция чыгымнары суммасы һәм сатып алынган техника саны буенча нибары 10нчы урынны гына биләде, — дип билгеләп үттеләр министрлыкта. — Иң күп техника, 911 берәмлек, кече һәм урта хуҗалык рәвешләренә бирелгән».

Узган елда Росагролизингның республика агросәнәгать комплексына инвестиция чыгымнарының гомуми суммасы 4,1 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстанга 1058 яңа авыл хуҗалыгы машинасы, шул исәптән 116 комбайн һәм 197 трактор бирелгән.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ассызыклаганча, быел республика лизинг буенча авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту күләмен арттырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев