Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан май һәм шикәрнең җитәрлек күләме белән тәэмин ителгән

Шикәр белән тәэмин ителеш таләп ителгәннән өч тапкыр, көнбагыш мае белән 12 мәртәбә артык.

Республика шикәр һәм майның кирәкле күләме белән тәэмин ителгән. Әлеге продуктларга дефицит булмаячак, дип хәбәр итә Татар-информ. 

Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, шикәр белән тәэмин ителеш 356,9 процент тәшкил итә. Бу — кирәкле күләмнән өч тапкыр күбрәк. Көнбагыш мае белән тэмин ителеш — 1269.6 процент.

Ведомство хезмәткәрләре сүзләренчә, исәпләүләр өчен бер кешегә ел буена кирәкле булган продуктлар күләме алынган. Бу күрсәткечләр бер кешегә елына 24 кг шикәр һәм 12 кг май тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев