Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мәктәпләрдә футболны үстерү өчен пилот төбәкләрнең берсе итеп сайланган

Ел башыннан Татарстан мәктәпләре Россия футбол берлеге һәм РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән футбол дәресләре үткәрә алачак.

2021 ел башыннан Россиядә теләсә кайсы мәктәп 24 декабрьдә расланган «Физик культура» фәненең эш программасы нигезендә футбол дәресләре үткәрә ала. Бу Россия футбол берлеге һәм РФ Мәгариф министрлыгының уртак эшләнмәсе.
Татарстан Республикасы, шулай ук Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре 2021 елда мәктәпләрдә футбол үсеше стратегиясенең барлык элементларын комплекслы гамәлгә ашыру өчен өч пилот төбәк буларак сайлап алынган. Алга таба алар илнең барлык регионнарына таратылачак.
«Россия футбол берлеге катнашында һәр төбәктә мәктәп спорт клубларын спорт мәктәпләре белән берләштерә торган система булдырылачак. Мәктәп укучылары, махсус алар өчен оештырылган чараларда катнашып, үз шәһәрләренең һәм төбәгенең профессиональ футбол клубына якыная алачаклар», — дип хәбәр ителә Россия футбол берлеге сайтында.
Шулай ук даими күп баскычлы ярышлар системасы — бердәм мәктәп футбол лигасы булдырылачак, ул муниципаль дәрәҗәдән старт ала һәм Бөтенроссия финалына кадәр җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев